Әлмәттә юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне кысаларында бик мөһим чаралар уза

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

БМОның Генераль Ассамблеясы Резолюциясе нигезендә юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә ел саен уздырылып килә. 

Быел да әлмәтлеләр юлларда иминлекне тәэмин итү, имгәнүләр һәм корбаннар санын киметү проблемаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатларында 13 ноябрьдән 19ына кадәр төрле чаралар уздыралар. Бу - ЮХИДИ хезмәткәрләренең югары, урта-махсус һөнәри уку йортлары укучылары белән очрашуы да, автомәктәпләр курсантлары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның куркынычын аңлату эшләре алып бару да. Акция кысаларында тагын бик күп мөһим чаралар планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International