ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2017 ел
җомга

 30 октябрь -  сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Репрессия корбаннары, рәсми чыганакларга караганда,  10 млн нан артып киткән.Әлмәт җирлегендә  репрессия корбаннарын Хәтер мәйданында искә алдылар. Бүген уздырылган чарада район җитәкчелеге, министрлыклар ведомстволары һәм идарә башлыклары, сәяси репрессия корбаннары, хезмәт ветераннары, укучылар катнашты.

Казанда Бөтенроссия шәфкать туташлары конгрессы узды.Экспертлар бүген медицина персоналының абруен күтәрү һәм аның квалификациясен камилләштерү мәсьәләләре турында, авыручыларны тәрбияләү өлкәсендә яңа технологияләр турында, шәфкать туташлары эшенең барышын информатизацияләү турында, шулай ук  һөнәри янып бетү белән көрәшү алымнары турында фикер алыштылар. Конгресста шәфкать туташы һәм пациент үзара тәэсир итү буенча иң яхшы россия һәм халыкара белгечләрнең тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Бүген "Первомайский" хуҗалыгы базасында терлекчелек буенча семинар узды. Анда мал башын арттыру, җитештерүчәнлек һәм малларны кышкы чорда ашату турында сүз алып барылды.

3 ноябрьдә Әлмәтнең картиналар галереясында "Иҗат төне" узачак. Ул Экология елына һәм октябрь революциясенең 100 еллыгына һәм Бердәмлек көненә багышлана.

Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек районнарда кар һәм юлларда бозлавык.  Җиңелчә буран да чыгарга мөмкин.  Минималь температура төнлә  -3..-8º,максималь температура көндез  -2..+2º.

Көз кешеләрне иҗатка илһамландыра торган чор ул.

Әлмәтлеләр зур этнографик диктант яза алачаклар. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан – 3 ноябрь көнне «Зур этнографик диктант» узачак. Әлеге чара мәдәни-агарту акциясе кебек уза. Быел ул халыкара статусын алды. Шуңа да анда Россиядә яшәүчеләр генә түгел, ә чит ил кешеләре дә катнаша ала.

 

Чираттагы уенда Әлмәтнең "Нефтяник" ХК "Ермак"ны җиңде.

"Безнең кадерле ветеран" һәм "Актив озак яшәү" проектлары Әлмәттә уңышлы тормышка ашырылуын дәвам итә.

23 октябрь көнне «Гранд Отель Казань»гостиницасында "Лидер-2017" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International