"Безнең кадерле ветеран" һәм "Актив озак яшәү" проектлары Әлмәттә уңышлы тормышка ашырылуын дәвам итә.25 октябрь көнне Сәламәтлек саклау идарәсе ветераннар советы рәисе Надежа Царева и ветераннар советы президиумы әгъзасы Владимир Яшанин Злмәт районы үзәк хастаханәсендә ветераннар палатасында булдылар. Биредә дәваланучы өлкән яшьтәгеләр белән фикер алыштылар, хәлләрен сораштылар.
Дәвалану курслары үтүче ветераннар биредәге шартлардан тулысынча канәгать булуларын белдерделәр, рәхмәтләрен җиткерделәр.