Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов эшлекле визит кысаларында республиканың көньяк-көнчыгыш урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Студентларны дистанцион укытуны оештыру буенча очрашу Әлмәт политехника техникумы базасында узды.
Дистанцион укытуга күчү турындагы карар коронавирус йогышын профилактикалау белән бәйле.