Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре караклык турындагы хәбәрдән соң ике сәгать эчендә шәһәрдә яшәүче 47 яшьлек хатын-кыз зыян күргән җинаятьне ачкан. Урланган сумка, акча һәм косметиканы алганнар.