2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыруга кереште, анда төп ставка кооперацияне үстерүгә ясала.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, авыл хуҗалыгы кооперациясен булдыру һәм дәүләт ярдәме чаралары алу мәсьәләләре буенча «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге»нә (843)221-77-40 телефоны буенча, Россия Федерациясе цскрт.РФ сайты аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.