Әлмәттә Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 10 августы, шимбә

Уңышлы ил - ул сәламәт яшәүчеләр. Спорт белән шөгыльләнү физик форманы гына түгел, ә чыдамлыкны да арттыра, җиңүгә омтылыш тудыра, дисциплинаны камилләштерә. Бу фактларны аңлау «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» дигән гыйбарә тууга сәбәп булды. Халыкның физик һәм әхлакый рухын күтәрү теләгенә нигезләнеп, Физкультурачылар көне бәйрәме оештырылды. Бүген Әлмәттә аны "Мин спортны сайлыйм!» спорт фестивале белән уздырдылар.

Универсаль мәйданчыкта авыр атлетика буенча ярышлар, «иң тиз» җиңел атлетика эстафетасы, «районның иң спортлы гаиләсе» эстафетасы, гандбол буенча турнир, шахмат буенча ярышлар һәм башка бик күп ярышлар узды. Теләге булганнар үзләрен өстәл теннисы һәм бадминтон буенча сынап карый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International