2015 елдан бирле Йога көнен Россиянең барлык зур шәһәрләрендә билгеләп үтәләр. 23 июньдә 12.00 сәгатьтә «Саулык» паркында шушы датаны беренче тапкыр билгеләп үтәр өчен барлык яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге йоганы яратучылар җыелачак.
Программада:
- Яңа гына йога белән шөгыльләнә башлаучылар өчен күнегүләр
- Күптәннән шөгыльләнә торганнар өчен йога
- 50+ олы яше өчен йога
- Балалар йогасы
- Цигун - Кытайдан килгән гимнастика
- Бәйгеләр һәм бүләкләр уйнату
- Олылар һәм балалар өчен фотосессия