Әлмәттә «Өмет җилкәне» фестивале узды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Өмет җилкәне» V иҗат фестиваленең финал туры ачылышы булды.

Әлеге күркәм фестиваль ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәме белән тормышка ашырыла.

Чарада «СМП-Нефтегаз» АҖ хезмәт коллективы Советы рәисе Әлфия Әхтәмова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сирина Җиһаншина, «ЯЗ» хәйрия оешмасы рәисе Азат Фәрхетдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Катнашучылар декоратив-гамәли сәнгать, башкару осталыгы (вокал, хореография һәм сәнгать ле уку) һәм  музыка уен коралларында уйнау номинациялщре буенча сынап карадылар.

Иң яхшылары исә 22 майда узачак гала-концертта катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International