Әлмәт Пенсия фонды хәбәр итә: пенсияләрне индексацияләү пенсионерның яшәү

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә түләү күләмен исәпләү механизмы үзгәрә.

Хәзер пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу арту   индексацияләр нәтиҗәсендә  пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүдән чыгып түгел, ә пенсионерның төбәктәге яшәү минимумы дәрәҗәсен тәэмин итә торган социаль өстәмә түләү хисабына пенсионерның гомуми түләүләреннән чыгып билгеләнәчәк дигән сүз.

Элек индексация үткәргәндә пенсионерның яшәү минимумы исәпкә алынмады, шуның өчен һәр индексация вакытында пенсия күләме  артты һәм пропорциональ рәвештә, яшәү минимумына кадәр,  социаль өстәмә түләүләр күләме кимеде. Шуның өчен кайберәүләрнең пенсияләре индексациядән соң да үзгәрешсез кала иде.

Хәзер яңа закон пенсионерның гомум керемен яшәү минимумына кадәр  җиткерергә һәм аннан соң индексация ясарга мөмкинлек бирә. Шулай булгач,  индексация нәтиҗәсендәге арту Татарстандагы яшәү минимумыннан тыш түләнә. Ә агымдагы елда пенсиягә һәм ЕДВга ясалучы индексация нәтиҗәләре буенча пенсионерның гомум түләүләре яшәү минимумыннан гел югарырак була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International