Әлмәттә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәргә ил буенча 135 мең егет китәчәк. Әлмәтлеләр дә армия сафларын тулыландырачак. Быелгы чакырылыш нинди үзенчәлекләргә ия, яңалыклар бармы, егетләр кайларда хезмәт итә ала – бүген видеоконференция режимында узган брифингта ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин шулар хакында сөйләде.

Язгы чакырылыш вакыт үзгәрешсез кала, ул элеккечә үк 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Армиягә бу юлы 1992-2001 елда туганнар чакырыла. Егетләребезне армиягә 20 апрельдән озата башлаячакбыз. Язгы чакырылышта 200 ләп әлмәтле Ватан алдындагы бурычларын үтәргә китәчәк.

Федераль закон нигезендә дәүләт органнары яки моның өчен җаваплы затлар ике көн эчендә хәрби комиссариатларга хәрби исәпкә алынырга тиеш булып та, учетта тормаучылар хакында хәбәр итәргә зарурлар. Яшәү урынында теркәлеп тормау хәрби исәпкә басудан һәм хезмәттән азат итми, диде генерал-майор.

Кемнәргә хәрби хезмәт кичектерелә?

Гомуми белем бирү мәктәбендә укыганда 18 яшен тутыручылар гына түгел, шулай ук бакалавриат, урта һөнәри белем бирү учреждениесендә, магистратура да студентлары да укуларын бүлмичә дәвам итә ала. Хәзер дә югары һәм урта һөнәри белеме булганнарга хәрби хезмәтне чакырылыш буенча 1 ел яки контракт буенча 2-3 ел узуны сайлау хокукы бирелә.

Апрель-июльдән республика буенча 18 меңләп кешене армиягә каралу көтә. Аларның 3 меңнән артыгы армиягә җибәреләчәк. Күпчелек – 53 процент коры җир армиясенә билгеләнәчәк. Шулай ук ракета, диңгез, һава гаскәрләренә һәм башка частьларга да озату каралган. Нигездә үзәк хәрби округ частьларына аерым игътибар биреләчәк. Моңа кадәр кичектерелгән югары һәм урта һөнәри белемлеләр язгы чакырылыш планының 80 процентын тәшкил итәчәк. Сәләтлеләргә хәрби хезмәтне фәнни роталарда узу мөмкинлеге тудырыла. Россия территориясендә шундый 16 рота бар икән.  Быел бу ротага 6 кешене җибәрү күздә тотыла.

Узган ел 3 фәнни-производство ротасы да  эшли башлаган. Бу әле армия өчен яңалык. Анда  хезмәт итүчеләр ярты көннәрен производствога багышлый.

Мәскәү Кремле комендантында хезмәт итү өчен Президент полкына да сайлап алулар уздырылган. 2010 елдан алып бу мәртәбәле полкка 261 егет җибәрелгән. Июнь аенда бирегә 10 егет китәчәк. Шулай ук Мәскәүнең 154 нче аерым комендант Преображенский полкында 20 егет хезмәт итәчәк.  Шуны да искәртеп үтәбез, Әлмәт егетләре арасында әлеге полкта хәрби бурычларын лаеклы үтәп кайтучылар бар.

Сергей Погодин муниципалитетлар, предприятиеләр, уку йортлары белән хәрби частьлар арасында соңгы елларда хезмәттәшлек башлануын да искәртте. Хәзерге вакытта республика буенча шундый 53 килешү төзелгән. Узган елгы чакырылышларда әлеге шефлыктагы частьларга 2 меңнән артык егет киткән булган. Язгы чакырылышта 1 меңләп кеше аларга юл тотачак.

Әлмәт районы да биш хәрби часть белән килешү төзеде. 2018 елда үзара хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә 69 егет шефлыктагы частьларга алынды. Район, предприятие җитәкчелеге аларның хәлләре белән кызыксынып, яннарына баруны оештырып тора.  

Билгеле булганча, бүген армиягә каралучыларга альтернатив гражданнар хезмәте сайлау мөмкинлеге дә тудырыла. Көзге чакырылышта 13 кеше аңа өстенлек биргән. Быел язын 22 кеше аны сайлый ала. 

Хәрби комиссар республиканың җыелу пунктында армиягә алынучыларга банк карталары бирү дәвам итүен дә билгеләп үтте. Аларга ай саен 2 мең сум күчерелә. Әти-әниләр дә тулыландыра ала.

Шулай ук «Әниеңә шалтырат» федераль проекты да гамәлдә.

Хәрби хезмәт узган егетләр армияне тормыш мәктәбе ди. Алар биредән тормыш тәҗрибәсе туплап, физик һәм рухи яктан тагын да ныгып кайта. Быелгы язда да хәерле чакырылыш булсын!

Кайнар линияләр:

Казан гарнизоны хәрби прокуроры – 8843 264-23 -51

ТР хәрби комиссариаты -  8843 221-60-06.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International