Бүген якынча 7.40 сәгатьтә Әлмәт-Зәй-Яр Чаллы автоюлының 15 километрында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге ЮХИДИ ЮПХ инспекторлары полиция лейтенанты Овчинников Денис һәм кече сержант Яббаров Рузил хезмәтне алып бару вакытында юлда торучы «ВАЗ-2112» машинасына юлыктылар.
Инспекторлар машина йөртүчене еракта булмаган бензин салу урынына алып бардылар, ягулыкны алып килделәр, бакка салырга һәм двигательне җибәрергә ярдәм иттеләр.