Әлмәтле ялган документлар белән кредит алмакчы булган

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Полиция бүлегенә 55 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итә. 
Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, аңа банк хезмәткәрләре шалтыратып, аның паспорты буенча алынган микрозаймны ябуны таләп итәләр. Шунысы кызык ки, ир-ат беркайда да кредит алмаган һәм гариза калдырмаган була. Паспортын ул һәрвакыт үзе белән йөрткән һәм югалтканы да булмаган. Шуннан ул ярдәм сорап полициягә барырга була.

Оператив тикшерү эшләре барышында зыян кылучы 31 яшьлек әлмәтленең эзенә төшәләр. Ул үз гаебен тулысынча таный. Гаепләнүче хәбәр иткәнчә, узган елның сентябрь башында зыян күрүче (ул аның хезмәттәше булган) паспорт битен фотога төшерүне һәм махсус кушымта аша фото белән тәэмин итүчегә җибәрүне сораган. Ир иптәшенең үтенечен үтәгән. Берничә көннән соң аңа ашыгыч рәвештә акча кирәк була һәм ул шәһәрнең бер микрофинанс оешмасында акча алу өчен гариза калдыра.

Аның кредит тарихы бозылган булганлыктан, аңа микрозайм бирмәгәннәр. Шуннан соң, ир хезмәттәшенең паспорт мәгълүматларын кертә һәм 5 мең сум күләмендә микрозайм ала. Акча аның кредит картасына күчкәч, ул аны тотып бетерә. Башта аның кредит түләргә акчасы булмы, ә аннары ул аның турында бөтенләй оныта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International