Әлмәтлеләргә хокуксыз рәвештә урнаштырылган күчмә милек объектларын демонтажларга тәкъдим итәләр

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Әлмәт шәһәре, Валеев урамындагы 16 номерлы йортның территориясендә урнашкан металл стойкалардагы беседка рәвешендә ясалган конструкция; Г.Тукай урамындагы 61/2 һәм 51 номерлы торак йорт лар арасында урнашкан дворга керү урынында шлагбаум; Анвар Багаутдинов урамындагы 17 һәм 18 номерлы шәхси йортлар арасында Ринат Галеев Анвар Багаутдинов урамнары киселеше ягыннан урнашкан койма хокуксыз рәвештә урнаштырылганы ачыкланды.

Шушы объектларның хуҗалары "Әлмәт хәбәрләре" газетасында әлеге белдерү бастырылып чыкканнан соң 10 көн эчендә алып куя ала һәм алар шушы объектлар урнашкан территорияне төзекләндерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International