Әлмәтлеләргә йортларга һәм биналарга керә торган юлларны машиналар белән капламаска өндиләр

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Йорт яны территорияләрендә тәртипсез баскан машиналар гына түгел, урамның машиналар йөри торган өлешенә бетон баганалар, плитәләр кую очраклары да бар. Аңлашыла, шәһәрлеләр шул рәвешле машиналарны тәрәзә төбенә яки подъезд ишегенә үк терәп куярга яратучылар белән көрәшәләр. Әмма бу янгын техникасы, ашыгыч ярдәм машинасы өчен уңайсызлык тудыра. Шундый ук проблемалар юл яки үтү сукмагын ябу белән бәйле капиталь ремонт эшләре вакытында туарга мөмкин.  Ремонт яки төзелеш эшләре алып баручы оешмалар җитәкчеләре янгын частенә шундый эшләрнең үтәлү вакыты турында мәгълүмат бирергә һәм әйләнеп узу юнәлешен күрсәткән билгеләр куярга тиешләр. Биналарга һәм корылмаларга янгын сүндерү машиналарын һәм махсус техниканың юлын санкциясез ябу административ штраф белән яный. Әмма иң мөһиме, тиешсез урынга туктаган автомобильләр янгын очрагында кешеләр үлеменә сәбәпче булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International