"ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рәфигуллина һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмила Демьянова шәһәребезнең 5 нче гимназиясендә белем алучы балалар белән очрашты.
Чараның максаты – тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт травматизмын профилактикалау.
Әңгәмә барышында хезмәткәрләр кечкенәләргә юл йөрү кагыйдәләре үтәүнең һәм яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеге турында сөйләп үттеләр. Укучылар уен формасында сорауларга җавап биреп юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара ахырында укучылар хозурына юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы видеофильм да тәкъдим ителде.