Әлмәттә «Юные ГТОшки» фестивале узды

2018 елның 26 октябре, җомга

25 октябрь көнне футбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең манежында «Юные ГТОшки» фестиваленең финал этабы узды. Бу көнне бирегә 300 дән артык кеше җыелды. Чараны оештыруда район администрациясе һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк операторы зур көч куйды. Фестивальне оештыруда «Татнефть» компаниясе һәм «Шешмаойл» идарәче компаниясе ярдәм күрсәтә. Фестивальнең партнерлары «МеджикСити» күңел ачу үзәге һәм «Кургуарт»  креатив бюросы булды.

Быел чараны оештыручылар аны тагын да кызыклырак итәргә тырышкан. Алар фестивальгә ата-аналарны да җәлеп иткәннәр. Беренче этапта  катнашучылар видеороликлар ясаса, икенче этапта балалар нормативлар үтәде. Ә өченче этап исә финалистларны төп бәйрәмгә җыйды. Бер команда 10 баладан (5 кыз һәм 5 малай) һәм аларның ата-аналарынан торды. Аларны студентлар арасыннан булган волонтерлар озата йөрде.

Һәрбер команданы бүләкләр, диплом һәм алкышлар белән каршы алдылар. Соңыннан катнашучылар өстенә һава шарлары «яуды». Бу күренеш фестивальнең матур тәмамлануы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International