Әлмәтлеләрне ярминкәгә чакыралар

2018 елның 19 октябре, җомга

20 октябрь көнне барлык әлмәтлеләрне һәм килгән кунакларны көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар.

Биредә түбәндәге продукция төрләре тәкъдим ителәчәк:

 – ит;

 – казылык;

 – сөт продукциясе;

–  тозланган әйберләр;

– икмәк-күмәч әйберләре;

– яшелчә;

– алма;

– бакча һәм кура җиләге;

– бал һәм умартачылык продукциясе.

Очрашу урыны – Үзәк базар (Ленин урамы). Керү Әминов урамы ягыннан яки “Эссен” кибете артыннан.

Башлана – 09:00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International