Әлмәттә машинаны эвакуацияләүгә тарифлар арта

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Машинаны эвакуацияләү өчен аның хуҗаларына  2934 сум түләргә туры киләчәк. Бу элекке бәяләргә караганда  344 сумга күбрәкю Тоткарланган машинаны махсус стоянкага илтү өчен  266 сумга күбрәк - 2272 сум түләргә кирәк булачак. Төяү-бушату эшләре өчен хезмәт  77,55 сумга күбрәк булачак -  662 сумга кадәр тәшкил итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International