Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Алабуга «УкупрПласт» ҖЧҖ белән хезмәттәшлекне дәвам итә»

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Элек ирешелгән килешүләр кысаларында 2018 елның 27 сентябрендә «Алабуга «УкупрПласт» ҖЧҖ предприятиесе инвалидлыгы булган уналты әлмәтле белән хезмәт килешүләре төзиячәк. Хезмәт килешүләре өй шартларында хезмәт итү таләпләрен үз эченә алачак.  

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Әлмәт шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Алабуга «УкупрПласт» ҖЧҖ белән инвалидларны 2017 елның августыннан бирле эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International