Әлмәттә урып-җыю һәм кыр эшләренең көзге комплексын үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 22 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында уңыш җыю кампаниясе барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, хуҗалыклар орлыкка кукуруз суктыра башладылар. Ул берничә район хуҗалыгын кукуруз җыю эшенә игътибарлырак булырга өндәде - аеруча сөтчелек тармагы оешмаларына. 

Шулай ук кырларда шикәр чөгендере уңышын җыю эше дәвам итә. Бүгенге көнгә  19 мең гектардан артык җирдә шикәр чөгендере уңышы җыелган, ягъни 30%, уртача уңышлылык - 351 ц/га. Шикәр заводларына 388 мең тонна чөгендер тапшырылды. Бөтен өч завод та эшкәртү эшен башлаган һәм түлегенә 16 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртү күләменә чыкканнар. 32,6 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. 

Татарстанда шулай ук бәрәңге казу эше бара. 46 % мәйданнан уңыш җыелган (77 мең тонна). 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, халыкны бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итүдә проблемалар булмый. 

ТР Авыл хуҗалыгы башлыгы туңга сөрелгән җиргә игътибар итәргә өндәде. Бу эш 1250 мең гектарда башкарылган (бу мәйданнарның 63 %).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International