Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укулар башланды! Бүген үк сезне көтеп калабыз!
Гарәп телен, тәҗвидне, ислам нигезләрен, сира һәм башка фәннәрне өйрәнү буенча дәресләр атна саен пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 18.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр Үзәк мәчеттә үтәчәк. Укырга керү өчен кирәкле документлар: паспорт күчермәсе, ИНН, СНИЛС, белем турында документ, 3х4 см зурлыгындагы фоторәсем. Уку дүрт ел бара.