2018 елда гомуми белем алу учреждениеларын тәмамлаучыларның дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре белән эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ирина Павловская таныштырды.
2018 елда төп дәүләт имтиханын 2208 9 сыйныф укучысы тапшырды. Шуларның 106сы кызыл аттестат алды. Бердәм дәүләт имтиханын 925 11 сыйныф укучысы тапшырды. Аларның 127се «Укуда аерым уңыәлар өчен» Россия Федерациясе медале белән бүләкләнде. Шулай ук 8 чыгарылыш укучысы 100 балл җыйды. Бу соңгы 5 ел эчендә иң яхшы нәтиҗә булып тора.