Район активы белән киңәшмә бүген күңелле вакыйгадан башланды: район башлыгы Айрат Хәйруллин Кичуй авыл җирлеге башлыгы Галина Туманованы туган көне белән котлады. Эшлекле дүшәмбедә Айрат Ринат улы узган атнага нәтиҗәләр ясады һәм Татарстан Республикасы Президенты катнашуы белән узган нефть саммитында билгеләнгән төп темаларның берсе 2016-2030 елларда социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында Әлмәт муниципаль районының тотрыклы үсеше, яшәү рәвеше сыйфатын һәм кеше капиталы мөһимлелегенең дәрәҗәсен күтәрү икәнен билгеләде.