Урман янгыннары - елның корылыклы вакытында урманда тарала торган контрольдә тота алмаслык үсемлекләрнең януы. Урман янгыннарының барлыкка килүнең төп сәбәпләре:
- ут белән саксыз куллану;
- янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү;
- яшен сугу;
- коры үсемлекләрнең янып китүе.
Уяу булыгыз һәм, янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәп, сез үзегезнең тору урыныгызны гына түгел, ә табигатьне дә саклап калуыгызны истә тотыгыз: урманда учак яндырмагыз, автомобильләрдә урманга керү тыела, сүндерелмәгән шырпыларны һәм сигаретларны ташлап калдырмагыз, кипкән үләнне яндырмагыз.