Әлмәт мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар өчен түбәндәге юнәлешләр буенча курслар оештыра:
- 4 нче июньнән « Химия анализларын ясаучы лаборант», «Маникюр ясау остасы»;
- 6 нчы июньнән «троллейбус йөртүчесе»;
- 13 нче июньнән «Кран автомобиле машинисты»;
- 18 июньнән «Каравылчы», «Чәчтараш», «Электр җиһазларын көйләү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча монтер»;
- 25 июньнән «Чәчтараш».
Укулар «Белгеч» шәхси белем бирү оешмасында (Автомобильчеләр урамы, 8А йорты), «ДОСААФ» автомәктәбендә (Космодемьянская урамы 3 йорты) узачак.