Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Әлмәт балалар поликлиникасы хезмәткәрләре "Мавыгулар дөньясы" балалар сәнгате үзәге белән бергә 29 май көнне "Бу дөньяны без балаларга бүләк итәбез" акциясен уздырдылар. Үзәкнең хезмәткәрләре мавыктыргыч дәресне оештырдылар, балалар ком белән, су өстендә рәсем ясадылар, аквагримм ясауда катнаштылар.