Бүгенге көндә балалар поликлиникасында балалар табиб тикшерүе уза. Врач педиатр Эльвира Магдиева,әти-әниләр белән әңгәмә уздыра, яссы табанлылыкның балалар сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйли. Бу бик җитди сорау. Шуңа күрә дә балаларда әлеге проблеманы иртә ачыклауны күздә тотып, район башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән Подоскан аппараты сатып алынды.