ТР буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкилләре әлмәтлеләрне кабул итте

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Әлмәткә эшлекле визит белән Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов килде. 11 май көнне ӘМР башкарма комитеты бинасында ул халык белән очрашты. Кабул итү кысаларында дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны тикшерүгә, реклама һәм вөҗдансыз конкуренция өлкәсендә тикшерүгә, хакимият органнарының бизнеска тискәре йогынты ясау мөмкинлеген юк итүгә һәм конкуренцияне чикләүгә юнәлтелгән эшчәнлегенә кагылышлы мәсәләләр каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International