Район башлыгы Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышы ветеранына"Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранны 97-яшьлек гомер бәйрәме белән котлады. Әлмәт районы җитәкчелеге районыбызның озын гомер кичкән өлкәннәрен юбилейлары белән котлауны күркәм гадәткә әйләндерде. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Мөхәметшинга 15 майда 97 яшь тулды. Шәрәфле юбилярны Әлмәт муниөипальрайоны башлыгы Айрат Хәйруллин үзе һәм Әлмәт шәһәре Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы Владимир Зимин шәхсән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International