17 май көнне Халыкара балалар ышаныч телефоны көнендә авыр тормыш хәленә эләккән балаларга ярдәм итү фонды "Ышаныч даирәсе" бөтенроссия интернет-марафонын үткәрә.
Тапшыру 10.00 сәгатьтән алып 14.00 сәгатькә кадәр "Россия бүген" ХМА Мәскәү студиясеннән илнең барлык регионнарына җибәреләчәк, ә димәк, студиядәге әңгәмәләрне www.8-800-2000-122.ru онлайн-марафоны сайтында һәм www.telefon-doveria.ru "Балалар ышаныч телефоны" сайтында карап булачак.