"Кванториум" балалар технопаркында 3D-модельләштерү буенча Geniuses of 3D modeling бәйгесенең региональ этабы узды. Татарстан Республикасының 90га якын мәктәпләре, урта һәм югары белем алу йортларында укучылар бәйгедә катнаштылар.
Әлмәт шәһәре "Кванториум" балалар технопаркы бәйгене оештырды, ярышларны уздыру өчен мәйданны тәкъдим иттеләр. Спонсорлыкны үз өстенә балалар технопаркы партнеры - OPPEN TECH компаниясе алды.