«Татармультфильм» берләшмәсе ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгы кысаларында Татарстанның шәһәрләре һәм районнарының тарихына, мәдәниятенә, архитектура объектларына һәм истәлекле табигать почмакларына багышланган «Татарстана гасыры–2» проектын тормышка ашыра.
Проектның нияте буенча 1-8 сыйныф укучылары үзләренең кече ватанының истәлекле урыннарын рәсемгә төшерергә, шулай ук «Минем район – минем горурлык» темасына шигырьләр язарга тиеш. Республиканың һәр муниципаль районыннан иң яхшы рәсемнәр 26-минутлык «Татарстана гасыры–2» мультфильмының нигезе булачак. Киләсе ике атна дәвамында оешманың күчмә группалары республиканың 43 районында булачак.