Әлмәттә язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә үтте

2018 елның 7 апреле, шимбә

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2018 елгы чәчү кампаниясе барышы турнда хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, чәчүгә әзерләнгәндә, туфракта дымлылыкны саклап калу мөһим. Беренче чиратта вакытында һәм сыйфатлы тырмалау әһәмиятле. 

Шулай ук министр орыкларны тагын бер кат аралауга аеруча игътибар итәргә өндәде. "Без иң көчле орлыкларны гына чәчәргә тиеш. Шулай ук орлыкларны шзерләгәндә, үсемлекләрне үстерүче стимуляторларны куллану да бик әһәмиятле. Бәясе зур түгел, 40-150 сум тирәсе, ә нәтиҗәлеге югары. Хуҗалыклар җитәкчеләрен һәм белгечләрен эштә әлеге мәсьзләләргә игътибар итүләрен сорыйм", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов бюдңеттан чәчү эшләренә бирелгән бюджет ярдәме турында да хәбәр итте. Көз көне республика бюджетыннан хуҗалыкларга уҗымнарга минераль ашламалар өчен 1 млрд. сум тирәсе ярдәм күрсәтелде. Башка ярдәм дә кхрсәтелә. Кредитларны җәлеп итү өлкәсендә җитди эш алып барыла. 

Ул хәбәр иткәнчә, бүген республикада гектарына 40 килограммнан минераль ашлама тупланган. Былтыргы кебек иң күп күләмдә ашламаны Зәй, Сарман, Тәтеш, Тукай, Әтнә һәм Актаныш районнары туплаган - гектарына 60-110 кг.

Марат Әхмәтов искәрткәнчә, республикада игенчселекне биологияләштерү программасы эшләнгән. 

ТР Президенты ассызыклаганча, район башлыклары киләчәк чәчү кампаниясенә аеруча игътибар итәргә тиешләр. "Ашламалар, орлыклар, авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү, механизаторларны әзерләү - бөтен бу система төгәл эшләргә тиеш", - диде ул. 

Актуаль мәсьәләләр шулай ук урыннарда да каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International