4 апрель көнне башкарма комитетта узган утырыш район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә үтте. Әлеге утырышта башкарма комитет һәм шәһәрнең барлык службалары җитәкчеләре катнашты. Анда коррупциягә каршы тору буенча чараларның үтәлеше тикшерелде, аларны катгыйлата төшү турында сүз алып барылды.