Әлмәттә «Елабуга УкупрПласт» ҖЧҖнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән чираттагы очрашуы үтте

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 30 март конне Әлмэтнең мәшгульлек узәге «ҖЧҖ Алабуга Укупрпласт» ГКУ, «Әлмәт мәшгульлек Үзәге», АБ «Девон-кредит» һәм ЗАО «Консалтинговый центр» оешмалары арасында төзелгән хәзерге вакытта гамәлдә булган- эш урыннарын арендага бирү хакындагы килешүе нигезендә, «ҖЧҖ Алабуга Укупрпласт» оешмасыннан килгән вәкил белән өй шартларында хезмәт куючы инвалидлар арасында чираттагы очрашу үткәрде.

Ике атнага бер мәртәбә утүче бу чарада, инвалидлар үзләре җитештергән продукцияне наряд нигезендә тапшырып, эш өчен кирәкле җиһазлар җыелмасының тулы партиясен алып китәләр. Бу килешуләр нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән 18 кеше эш белән тәэмин ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International