Әлмәттә РФ Президентын сайлау көненә әзерлек бара

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

18 март - сайлаулар көнне бөтен Татарстан буенча «Айданавыборы» массакүләм фотомарафонына старт биреләчәк. Узган атнада әлеге фотомарафон хакында әлмәтлеләргә белгертер өчен үз блогларын алып баручы иң популяр яшьләр җыелды. Яшьләр үзәгендә узган чарага да нефтьчеләр каласының иң актив яшьләре җыелды. Һәркемнең әлеге фотомарафон хакында күбрәк беләсе килә иде. Ә акция кагыйдәләре гади: 18 март көнне теләсә-кайсы сайлау участогына килеп, махсус фотозона каршында фотосурәткә төшәргә кирәк. Соңыннан бу сурәтне #Айданавыборы хэштегы белән социаль челтәрләргә куеп, интернет тавыш бирүдә катнашырга. Айданавыборы. рф сайтында 25 март көнне тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Җиңүчеләргә бүләкләр дә саллы: айфон, планшетлар, велосипед, видеокамералар һ.б.

Сайлауга барып тавыш биргән әлмәтлеләргә #ДобрыйАльметьевск беләзеге бирәчәкләр. 18 март көнне бу беләзек белән төрле чараларда катнашырга мөмкин булачак. Болар - «Кванториум» балалар технопаркында мастер-классларда бушлай катнашу, Г. Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясына, туган якны өйрәнү музеена бушлай керә алу, шулай ук Нюша һәм Элвин Грей концертларын карый алу мөмкинлеге һәм башкалар. Мондый акция 18 марттан 31 майга кадәр дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International