Әлмәткә ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе килде

2018 елның 2 марты, җомга

Бүген Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. 

Ирина Хәйруллина моңа кадәр биредә начальник урынбасары булып эшләгән иде. Хәзер җитәкчелек вазифасы аңа йөкләтелде. Билгеләү чарасына Татарстан Республикасы буенча кулланучыларның хокукларын яклау һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, район башлыгы Айрат Хәйруллин килде. Алар яңа җитәкчегә уңышлар юлладылар, теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International