Әлмәтлеләрне өшүдән саклану һәм беренче ярдәм күрсәтү чаралары белән таныштыралар

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Салкында өшемәү өчен эшкә баручыларга, саф һавага чыгучыларга (урамда эшләүчеләр дә бар бит) җылы киенергә – тышка чыгар алдыннан берничә кат җылы кием кияргә кирәк. Ул тар, тыгыз булырга тиеш түгел. Бу, шулай ук, аяк киеменә дә кагыла. Тыгыз итекләр, ботинкалар кигәндә кан йөреше бозыла һәм аяклар тизрәк өши.

Өшегәнне сизгәндә йөрешне кызулатырга, йөгерергә кирәк. Алай эшләгәндә кан йөреше яхшыра, тән җылына. Монда да чама кирәк: даими активлык энергияне киметә, җылылык сүрелә. Шуңа күрә кызу йөрү белән акрын атлауны чиратлаштыру зарур. Көннәр нык салкын торганда яхшырак тукланырга, диеталарны куеп торырга, тәмәке тартучыларга да салкында тыелып торырга кирәк.

Кайберәүләр җиңелчә өшегәндә терапия ярдәме кирәкми дип ялгышалар. Чынында исә тәннең өшегән урыннары аерым игътибар сорый.

Ә нинди чаралар күрергә кирәк? Беренчедән, җылы бинага керергә. Кан нормаль йөри башласын өчен өшегән урынны җылыткыч май белән (кар белән түгел) ышкырга. Аннары мамык, киҗе мамык тукыма белән урарга. Өшегән кулларны кайнар суга тыгарга яки кайнар батареяда җылытырга ярамый. Чөнки температура кинәт үзгәргәндә өшегән урынның ярасы тирәнәергә мөмкин. Кайнар чәй, компот эчәргә кирәк. Алкоголь куллану катгый тыела. Чөнки ул кан тамырларын кинәт киңәйтә һәм җылыткан сыман тоела, ә чынында җылыны тиз югалтуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International