Спартакиада, 49 ел элек Яңа Кәшер авылында беренче тапкыр уздырылды һәм массакүләм спорт чарасы буларак авыл җирлекләре үсешенә зур йогынты ясады. Ел саен ярышларда катнашучылар саны арта гына бара. Быел ул Мәмәттә узды. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм республикадан килгән кунаклар катнашты.