Әлмәт эшмәкәрләре өчен мәгълүмат: кече бизнеска 6,5 %лы беренче ташламалы кредит бирелде

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен ташламалы кредит программасын эшләтә башлады. 2018 елда аның ставкасы 6,5% була. Өстәмә комиссияләр һәм җыемнар юк.

Беренче кредит килешүен Саклык банкының (Сбербанк) Пермь бүлекчәсе «Урал пластификаторлар заводы» ҖЧҖ белән төзеде. Кредит сумммасы – 150 миллион сум. «Хәзер без мондый кредитлар күп булыр дип көтә, – диде Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Орешкин. – Дмитрий Медведев белән бу темага сөйләшү булды. Дмитрий Анатольевич әлеге программаның озайтылачагы һәм аңа өстәмә ресурслар биреләчәге турында әйтте».

Программа буенча кредитлар өстенлекле тармаклар проектларына бирелә, шул исәптән авыл хуҗалыгы, эшкәртү җитештерүләре, төзелеш, тарнспорт, элемтә тармаклары проектларына, туристлык эшчәнлеге, сәламәтлек саклау һәм калдыкларны утильләштерү, шулай ук җәмәгатьчелек туклануы һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү тармакларындагы проектларга бирелә.

Эшкуарларга ташламалы кредитны 15 банкта алырга мөмкин: ВТБ банкы, «Сбербанк», «Россельхозбанк», «Банк Акцепт», «Альфа-банк», «Ассоциация» КБ, «Левобережный» банкы, «Банк Интеза», «Запсибкомбанк», МСП Банк, СКБ Приморья «Примсоцбанк», «РосЕвроБанк», «Санкт-Петербург» банкы, РНКБ Банк, ТКБ Банк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International