10 февраль көнне Яр Чаллыда Татарстанда беренче чаңгы белән беговелларда шуу ярышы булып узды. Беговелчылар Яр Чаллы, Екатеринбург, Оренбург, Салават, Әлмәт шәһәрләреннән килгән иде. Әлмәт данын әлеге узышларда "Югары пилотаж" мәктәбеннән Кира Иголкина һәм Елизавета Киселева якладылар. Кира иголкина икенче урынны яулап алды.