Әлмәттә озын гомерлеләрне бүләкләү дәвам итә. Үзенең 90 яшен сәламәтлек саклау тармагы ветераны Анна Назимова билгеләп уза. Ул 14 яшеннән санитарка булып эшли. Юбилярны котларга сәламәтлек саклау, социаль яклау идарәләре, ашыгыч ярдәм станциясе вәкилләре килгән иде.