“ТАГРАС” холдингы хезмәт коллективларының 2017 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча конфренция булып узды. Аның эшендә идарәче компания рәисе Гали Ганиев, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате белән бәйле сораулар буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Наил Ибраһимов, структур бүлек җитәкчеләре һәм хезмәт коллективларыннан делегатлар катнашты.