Әлмәтлеләргә федераль ташламаларга ия булучыларга айлык акчалата түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе артуы турында хәбәр итәләр

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Россиядә иң таралган социаль түләү – айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 1 февральдән 2,5 % ка индексацияләнәчәк. Шулай ук ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе дә (НСУ) 2,5 % ка тапкырланачак. Исегезгә төшерәбез: НСУ алуга хокукы булган федераль ташламага ия булучылар икенең берсен – социаль хезмәтләрне натуралата формадамы яки акчалата эквивалентта алыргамы икәнен үзе сайлый ала. Бу вакытта законнар социаль хезмәтләр җыелмасын тулысы белән дә, өлешчә генә акчалата алуга алыштыруны да күздә тота. 

Шулай итеп, 2018 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасы айга 1 075 сум 19 тиен тәшкил итә, шул исәптән: 
• кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү – 828 сум 14 тиен; 
• төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курортларга юллама алу – 128 сум 11 тиен; 
• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалау урынына бушлай бару-кайту – 118 сум 94 тиен. 

ПФРның кайнар линиясе 8 800 302 2 302 
Идарәнең кайнар линия телефоны 074 

Әлмәт Пенсия фонды идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International