Әлмәт республика бәйгесендә җиңде

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Казанда Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлешен ачыклауга юнәлтелгән республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Биш номинацияле бәйге 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 20 гыйнварына кадәр уздырылды. Барысы комиссиягә Татарстан Республикасындагы 43 муниципиаль районнан һәм 2 шәһәр округыннан гаризалар җибәрелде.

"Әлмәт, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берлеге районнарында үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" номинациясенең нәтиҗәләре буенча Әлмәткә 1нче урын бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International