Кайда Әлмәттә бушлай юридик ярдәм алырга була

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Һәртөрле килешүләрне төзү, күчемсез милекне сатып алу-сату килешүләре, иминият полисларын рәсмиләштерү, банкта кредит алу - боларның барысына да һәр кеше диярлек юлыга. Күпчелек моментларны хәл итү өчен юридик ярдәм кирәк. Белгечнең киңәше күпчелек күңелсез нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм итә. 

Шәһәребезнең полиция бүлегендә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Айның һәр икенче сишәмбе көнендә 14.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр хокук бүлеге юрисконсульты эчке хезмәт майоры Эльза Давлетшина гражданнарны кабул итә. 

Алдан язылырга 8 (8553) 39-23-23 телефоны буенча була. Мәрҗәни урамы, 84нче йорт, 142нче кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт районы буенча ЭЭМ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International