"Эколидер" республика бәйгесе ел саен оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, белм бирү оешмалары, иҗтимагый берләшмәләр, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында табигатьтән нәтиҗәле файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итүне бүләкләү максаты белән уздырыла.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы "Муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казанышлар өчен" номинациясендә диплом беләк бүләкләнде.