Бүген Әлмәттә "Заря" яшүсмерләр клубында хезмәт эшчәнлегенә кире кайтырга уйлаган өч ел дәвамында баланы кару буенча ялда булган хатын-кызлар өчен семинар үтте.
Яшь әниләр декретта булган вакытта яңа һөнәрләрне өйрәнә генә түгел, ә, сабыйларын кул астына кыстырып, үз эшчәнлекләрен ачарга мөмкин. Моның өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Мәшьгульлек үзәге яшь әниләргә бушлай квалификацияләрен күтәрергә яисә смета эше, кадрлар бүлеге инспекторы, 1С предприятие, парикмахер, дизайнер белгечлекләре буенча укуны үтәргә мөмкинлек бирелә.