Әлмәтлеләр икенче бала өчен ана капиталы акчасыннан түләүләр тәртибе белән таныша алалар

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда беренче балага айлык түләүнең күләме билгеле булды. 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Бу хактагы “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы” Федераль канун 21 декабрь көнне кабул ителгән. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы – 10 мең сум. Әмма ул һәр субъект өчен төрле.2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар.

Бу шартлар түбәндәгеләр: әнинең дә, баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш, шулай ук РФ территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченчесе һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу – яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә (9*142*1,5=13713 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 41139 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала.

2018 елда беренче балага тәгаенләнгән түләүләр суммасы 8490 сумны тәшкил итә. Ул 2017 елның икенче кварталында Татарстанда балаларның яшәү минимумына тигез. Бала туганнан соң айлык түләүләрне сорап, 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул вакытта айлык түләү бала туган көннән исәпләнә. Башка очракларда – мөрәҗәгать кергән көннән. Түләүләр 1 ел буе түләнә. Тиешле вакыт узгач, аны озайту өчен, кабат яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International